Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русиягә биргән 50 көнлек ультиматум вакытын кыскартты


Доналд Трамп
Доналд Трамп

АКШ президенты Путиннан күңеле кайтуын әйтте.

"Путин белән сөйләшүләр мине инде кызыксындырмый", диде бүген АКШ президенты Доналд Трамп журналистның соравына җавап биргәндә. Журналист "Русия һәм АКШ президентлары арасында ихтимал очрашу тынычлык сөйләшүләренә ярдәм итәр идеме" дип кызыксынган иде.

"Белмим, мине инде сөйләшүләр артык кызыксындырмый. Ул ихтирамлы һәм матур сөйләшә. Ә икенче төнне кешеләр үлә" диде Трамп.

Элегрәк АКШ президенты Путиннан күңеле кайтуын һәм тынычлык килешүен төзү өчен аңа бирелгән 50 көнлек ультиматум вакытын кыскартуын белдерде.

"Мин бүгеннән 10-12 көнлек яңа вакыт билгелим", дип китерә Трамп сүзләрен Reuters агентлыгы.

  • Трамп 14 июльдә ясаган белдерүендә, Путинга Украинадагы сугышны туктату һәм тынычлык килешү төзү өчен 50 көн вакыт бирүе турында әйткән иде. Ул Украинада сугыш 50 көн эчендә җайга салынмаса, Русия һәм аның сәүдә беректәшләренә 100% тарифлар кертергә вәгъдә итте.
  • Консерватив сенатор Линдси Грэм аңлатуынча, бу икенчел санкцияләр Русия нефтенең 80% сатып алган Кытай, Һиндстан һәм Бразилиягә дә кагылачак. "Путин санкцияләр шартларында яшәргә мөмкин, ул Русия хәрбиләренә төкереп бирергә ихтимал, әмма Кытай, Һиндстан һәм Бразилиягә АКШ базары белән Путинга ярдәм арасыннан берсен сайларга туры киләчәк. Минемчә, алар АКШны сайлаячак", диде Грэм.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG